(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасында полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясе формалаша. Әлеге концепция 2019 елның 1 июненә кадәр эшләнеп бетергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстанның Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр һәм административ советы утырышындаТатарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
“Мәктәпкәчә белем мөһим урын алып тора. Моны аңлап, базалы балалар бакчалары буенча фикерләр тупланды. Бүгенге көндә 24 тәкъдим каралган. Полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясен формалаштыру алымнары эшләнде. Әлеге вакытта концепцияне булдыру актив процессы бара. Безгә эшләнелгән концепцияне агымдагы елның 1 июненә кадәр эшләп бетерү бурычы куелган”, - диде ул.
Рафис Борһанов республикада полилингваль белем бирү комплекслары концепциясе проекты формалашканын билгеләп үтте. “Концепция проекты әле дә эшләнә. Республикада заманча белем бирү комплексы моделе булдырылырга тиеш. Әлеге комплекста уку-укыту процессы кимендә өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә алып барылачак”, - диде ул.
Аның әйтүенчә, 17 апрель көнне балалар бакчалары мөдирләре һәм методистлар катнашында киңәшмә узган, биредә мультилингваль телләр тирәлеген булдыру буенча “Бала Сити” коммерцияле булмаган автоном оешмасы тәҗрибәсе каралган. “Анализлар буенча әлеге сегментны булдыруда ата-аналар да кызыксына”, - диде Борһанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк