Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава температурасының түбән төшү ихтималы турында хәбәр итте. Иртәгә, 16 майда төнлә Татарстанда урыны белән һәм Казанда кырау төшәргә мөмкин. Һавада һәм туфракта 0...-4 градус (Казанда 0...-3) салкын булачак, ди синоптиклар.
16 майда алмашынучан болытлы һава саклана. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез республиканың көнбатышында кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнчыгыштан уртача җил фаразлана. Минималь һава температурасы төнлә – 0..+3, урыны белән һавада һәм туфракта -4 градус булачак. Көндез максималь һава температурасы +12..+17 градус булачак.
Казанда төнлә шулай ук явым-төшем күзәтелми. Минималь һава температурасы 0..+2, урыны белән һавада һәм туфракта -3 градус булачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил көтелә. Максималь һава температурасы – +13..+15 градус.
чыганак:
http://tatar-inform.tatar
Комментарий юк