Логотип
Яңалыклар

Татарстанда коткаручылар өчен Россиядә тиңе булмаган уку-күнегү полигоны ачыла

3–5 сентябрьдә Казанда XVI Халыкара куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары салоны «Комплекслы куркынычсызлык – 2026» уза. Әлеге чара беренче тапкыр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән читтә – Татарстанда уздырыла.

Халыкара салонның төп өлешләренең берсе – күргәзмә программасы. Анда 230 оешма коткару эшләрендә кулланылган үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгариф һәм фәнни-техник эшчәнлек департаменты директоры Александр Макаров экспозициядә янгын-коткару техникасының тарихи үсеше дә, заманча технологик мөмкинлекләр дә күрсәтеләсен хәбәр итте республикм Хөкүмәтендә узган брифингта. Шулай ук күргәзмәгә килүчеләр «Аэропорт» тимер юл станциясендә янгын сүндерү поездын да күрә алачак. 
Эшлекле программа исә федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 30дан артык чараны берләштерә. Аларда Бахрейн, Беларусь, Бруней, Вьетнам, Иордания, Испания, Кения, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек 30 дан артык ил катнаша. 

Халыкара салон кысаларында 4 сентябрьдә Лаеш районында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар әзерләү өчен югары технологияле уку-күнегү полигонын ачу көтелә. Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министры киңәшчесе Даниил Мартынов билгеләп үткәнчә, Россиядә мондый зурлыктагы бердәнбер объект бу. Ул дөнья илләренең  уку-күнегү полигоны тәҗрибәсе өйрәнеп ясалган.
22 гектар мәйданда биш кластер төзелгән: техноген һәм янгын куркынычсызлыгы, эзләү-коткару эшләре, спорт, шулай ук административ-көнкүреш кластерлары. Комплекс елына 3,5 мең белгеч әзерләү өчен исәпләнгән. Инде үзебезнең коткаручылардан гына түгел инде Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрдән белгечләрне укытуга гаризалар килгән.

Халыкара салон кысаларында шулай ук «Янгын сүндерүче Олимпы» һөнәри осталык ярышлары уза. Анда 400дән артык коткаручының катнашуы көтелә. Ярышларда республика коткаручылары да үз осталыкларын күрсәтәчәк.

5 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге каршындагы мәйданда Татарстандагы янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләренең юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча күрсәтмә чыгышлары узачак. Бу көнне  күргәзмәгә дә теләгән һәркем килә ала. Моның өчен алдан теркәлү узарга гына кирәк.

Фото: Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортының рәсми сайтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар