Логотип
Яңалыклар

Татарстанда хәләл продукция җитештерү күләме ел саен 10-15 процентка арта бара

Татарстанда хәләл индустрия искиткеч зур тизлек белән үсә һәм азык-төлек сәнәгатен генә түгел, тормышның медицина, туризм, көнкүреш хезмәтләре һәм башка өлкәләрен дә колачлый. Бу хакта бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов хәбәр итте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда хәләл базар күләме 100 млрд сумлап тәшкил итә, дип билгеләп үтте комитет рәисе.

Марат Низамов Татарстан җирлегендә хәләлнең, ислам дине кебек үк, мең елдан артык гамәлдә булуын ассызыклады. Ислам яңарыш кичергән чорда – узган гасырның 90нчы елларыннан хәләл төшенчәсенә күбрәк игътибар бирелә башлый, кешеләрдә аңа карата кызыксыну арта. Ул чакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте эре предприятиеләргә мөрәҗәгать итә. Бу тема технологлар, инженерлар белән берлектә җентекләп өйрәнелә башлый. Шул рәвешле, узган гасырның 90нчы еллары ахыры – 2000 еллар башында хәләл продукция кулланучылар һзм җитештерүчеләр өчен шактый актуаль мәсьәләгә әверелә.

“Хәләл индустриясе мәчетләр каршында эшләп килгән кечкенә генә кибетләрдән башланды. Бүген исә зурдан-зур агрохолдинглар, сәнәгать компанияләре меңәрләгән тонна хәләл продукция җитештерә. Әйтик, 2004 елда республикадагы предприятиеләрнең берсе 40 тонна хәләл продукция җитештергән булса, бүген бу сан елына 12 мең тоннага кадәр җитә”, – дип билгеләп үтте ул.

Республикада “Хәләл” стандарты буенча комитет дистә елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә йөздән артык предприятие сертификацияләнгән. Хәләл ризыклар, ислам кануннарына җавап бирүдән тыш, сыйфатлы һәм файдалы булуы белән аерылып тора. Шуңа хәләл продукцияне мөселманнар гына түгел, башка конфессия вәкилләре дә сатып ала, диде әлеге комитет рәисе. Шул ук вакытта хәләл дигәндә ризыкны гына күз алдында тоту дөрес түгел, бу – яшәү рәвеше икәнен дә билгеләп үтте.

“Хәзерге вакытта без Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә хәләл медицина стандартларын әзерлибез. Республиканың Икътисад министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты белән дә уртак эшчәнлек алып барабыз”, – дип сөйләде Марат Низамов. Аның сүзләренчә, Россиядә хәләл индустриягә карата кызыксыну елдан-ел арта.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар