Логотип
Яңалыклар

Татарстанда иртәгә матәм көне

Бүген Минзәлә районында авиафаҗига булды. Һәлак булучылар бар. 


Бүген Минзәлә аэропортында   L 410  ике моторлы самолет һавага күтәрелә һәм 70 метр биеклеккә җиткәч,  пилотлар очкычны кире утыртырга сорыйлар, әмма утырырга өлгерә алмый калалар. Бортта 22 кеше була.  20 парашютчы һәм 2 пилот. Һаләкәт вакытында 16 кеше үлә,  аларның ике пилотлар.   Самолетта Россиянең 7 төбәгеннән җыелган парашютчылар була. 


Фаҗига урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул мәрхүмнәрнең гаиләләренә ярдәм итәчәкләрен әйтте. Шулай ук иртәгә республикада  матәм көнен игълан итте.

 
 Авиафаҗига факты буенча җинаять эше кузгатылды. Фаразлар арасында самолет двигателенә кош эләккән дигән фикер дә бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар