«Сезнең өчен һәрвакыт ирләр гаепле инде. Гаилә таркала – ир гаепле, ир хатын өстеннән йөри, ир бала карамый... Ә хатыннар һәрвакыт яклана. Алар булмаса, дөнья бармый, имеш. Менә шулар турында укыган саен ачуым килә. Нишләп миңа андый хатын эләкмәгән соң ул», – дип, ачынып сөйли башлады әле яңа гына танышкан юлдашым хатын-кызлар журналында эшләвемне әйткәч.