Логотип
Яңалыклар

Татарстанда яшь геройларны эзлиләр

Татарстанда 2016 нчы елдан бирле «Безнең заман герое. Z буыны геройлары» республика премиясе тапшырыла. Анда геройлык кылган яшьләрне җыялар.


«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов әйтүенчә, әлеге премиягә дәгъва итүчеләр саны елдан-ел арта. Бүгенгә инде 80 гариза килгән. Геройлык кылу кемнедер үлемнән алып калу дигән сүз генә түгел. Моннан дүрт ел элек бу премияне Алабугадан Виталий исемле егеткә тапшырганнар. Ул һәр көнне шәһәр буйлап чүп җыйган, ягъни яшәгән шәһәрен чистартуга өлеш керткән. Виталий әлеге эшен хәзер дә ташламаган. Инде фикердәшләр табып, бер төркем булып җыештыруларын дәвам итәләр икән. Русланның күңеленә исә сыйныфташ кызын педофилдан коткарган 8 яшьлек малай кереп калган. 


«Геройлар үзләре бик тыйнаклар. Минем урында булсалар, башкалар да шулай эшләрләр иде дип әйтәләр, шуңа игътибарсыз да калалар», – ди Руслан. «Әмма алар турында җәмгыять белергә тиеш. «Безнең заман геройлары» премиясен булдыру һәм аны тапшыру тантанасы шул максатлардан башкарыла», – ди Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова. 


Премия берничә төрдә билгеләнә. 18 яшькә кадәрге балаларга «Яшь герой», аннан өлкәнрәкләр өчен «Безнең заман герое» номинацияләре каралган. Шулай ук махсус хәрбия операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм оештырган оешмалар, уку йортлары өчен «Гуманитар ярдәм» номинациясе булдырылган.


 Геройлык кылган йә укуда зур уңышлары, фәндә ачышлары булганнар турында «Яшь гвардия»нең ВКонтактедагы рәсми төркеменә 15 ноябрьгә кадәр язып җибәрегез. Сезнең герой турында бөтен республика белергә тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар