«Бүгенге көндә 44 фельдшер-акушерлык пункты югары әзерлек дәрәҗәсендә, аларның 2018 ел ахырында файдалануга тапшыру күздә тотыла», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ерак авылларда яшәүчеләргә сыйфатлы һәм үтемле медицина хезмәте күрсәтүне максат итеп куя.

- Биш ел эчендә Татарстанда гомуми бәясе 1,03 миллиард сум тәшкил иткән 413 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. 2017 елда 42 модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган.

Комментарий юк