Татарстанда сайлау участокларыннан чыгу барышында сораштыруларның беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Аларны журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә социология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе Сәяси фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Андрей Тузиков җиткерде.
Ул экзит-полл тарафыннан 5 мең 300 кеше сораштырылганын әйтте. Якынча нәтиҗәләр буенча беренче урында “Бердәм Россия” партиясе. Аның өчен 79,6 процент сайлаучы тавыш биргән.
Икенче урында – КПРФ - 6,3 процент.
Өченче урында – ЛДПР - 4,1 процент.
“Справледливая Россия” өчен 4 процент кеше тавыш биргән дип фаразлана.
“Россия коммунистлары” 2,3 процент сайлаучының тавышын җыйган. Калган партияләр өчен бирелгән тавыш саны 1 проценттан ким.
Андрей Тузиков бу мәгълүматларның бары тик сайлау участокларыннан чыкканда сораштыру нәтиҗәләреннән генә булуын искәртте. Азаккы нәтиҗәләрне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе игълан итәчәк.
cылтама:
http://tatar-inform.tatar/
Комментарий юк