Надежда Гордеева
Республикада 7,2 меңнән артык бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк.
Татарстанның күп балалы гаиләләре 2020 елның 1 гыйнварыннан өстәмә ярдәм чаралары алачак. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк. Бүген бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшыру тантанасында хәбәр итте.
«Киләсе елдан өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр балалар бакчасы өчен ата – аналар түләвеннән тулысынча азат ителәчәк», - диде Татарстан Президенты.
Шулай итеп, республикада 7202 бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк. Бүген мондый гаиләләр гомуми бәясенең 50 процентын түли.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/01/187332/
Фото: tatarstan.ru
Комментарий юк