Логотип
Яңалыклар

​ Татарстанда беренче җәяүле сәяхәт

 

  Республикада татар телен, халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу һәм туристларга таныту максатыннан «Тукай юлы – Путь Тукая» проекты гамәлгә ашырыла башлый. Ул Татарстанның дүрт районы: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау район авыллары аша җәяүле яки велосипедта сәяхәттән гыйбарәт.  

Татарстан Республикасы велосипедчылар союзын оештыручы, сәяхәтче Илдус Янышев чит илләрдә җәяүле сәяхәтләрнең бик популяр булуын күрә һәм Татарстанда да моны булдырырга уйлый. Республика һәм Россия халкын, шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче татарларны актив һәм интеллектуаль ялга җәлеп итеп, халыкны Тукай исеме тирәсендә берләштерергә уйлыйлар. «Тукай юлы – Путь Тукая» проектның максаты да шагыйрьнең туган ягын, биографиясен, Казан артында туган күренекле шәхесләрне, татар авыллары көнкүрешен өйрәнүдән гыйбарәт. Киләчәктә әлеге маршрутка кергән авылларда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне дә тергезү ниятләнә. Оештыручыларның туристларны салаларга алып килеп, җирлекләрдә эшлекле активлыкны үстерү нияте дә бар.  

 «Бу проектка кергән юлны боҗра итеп күз алдына китерәбез. Әлеге сукмакларны җәяүләп яки велосипедта узарга мөмкинлек булса, киләчәктә туристларны бизәлгән тарантасларда озату да планлаштырыла», – ди «Тукай юлы – Путь Тукая» Халык проектының оештыру комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова. Илдус Янышев: «Без турфирма түгел, бары тик сәяхәт итү өчен идея генә бирәбез», – дип аңлата. Шуңа күрә әлеге маршрут белән йөрергә теләк белдерүчеләр велосипедларын да, азык-төлекне  дә, табигатьтә кунарга теләсә, палаткаларны да үзе белән алырга тиеш. Инфраструктуралар бу юнәлештә сәяхәт итүчеләр арткан очракта гына ясалачак. Халык бәйрәмнәре, кичке уеннар аша да авылның тормыш-көнкүреше белән таныштыру нияте бар.  

29 июнь көнне 10.00 сәгатьтә   Арча тимер юлы станциясе мәйданында «Тукай юлы – Путь Тукая» яңа маршрут ачу тантанасы уза. Аннан соң сәяхәтчеләр Түбән Мәтәскә–Югары Мәтәскә–Мөндеш–Иске Кырлай–Яңа Иябаш–Яңа Кырлай авыллары аша 21 чакрым проектның беренче этабы буенча узачаклар. Алга таба Иске Казан–Кушлавыч маршруты ачарга уйлыйлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар