Логотип
Яңалыклар

Татарстанда балалар арасында яман шеш авыруы очраклары арта

 Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» проектлары гамәлгә ашырыла.

 Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» проектлары гамәлгә ашырыла. Якын өч елга финанслау 7 млрд. сум күләмендә булачак. Сәламәтлек саклау системасын камилләштерүдән тыш, яңа медицина учреждениеләре дә төзеләчәк», – дип белдерде бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.  

Проект кысаларында 2024 елга яман шеш авыруыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү бурычы куела.  Ел саен 16 мең кешедә яман шеш авыруы ачыклана. Министр, авыруны башлангыч чорында ачыклауда диспансеризациянең роле зур булуын ассызыклый. Шуңа күрә 2019 елдан башлап медицина тикшерүен 18–39 яшьлек кешеләр өч елга – бер, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр ел саен үтә башлыйлар. «Сәламәтлек саклау» проекты 6 яшьтән зуррак балаларны тикшереп тору мөмкинлеге тудырды», – дип хәбәр итте Марат Садыйков.  

Казан шәһәренең Киров районында күп профильле балалар сырхауханәсе төзеләчәк. Ул  республика балалар хастаханәсе комплексы кебек булачак. Аның концепциясе  агымдагы елның октябренә әзерләнеп бетә. 2020 елда Татарстанда онкология, гематология һәм хирургия балалар үзәге төзелә башлый. Ул республикага гына түгел, Идел буе төбәкләренә дә  медицина ярдәме күрсәтәчәк. Министр әлеге үзәкне төзү мәсьәләсенең көн кадагында торганлыгын әйтте. Аяныч, республикада балалар арасында яман шеш авыруы очраклары арта. Бүген регистрда 8 273 бала исәптә тора.  

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар