Логотип
Яңалыклар

Татарстанда авиация юнәлешләре буенча кадрлар әзерләү базасы яхшы - Р.Миңнеханов

Бүген "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы машина төзү предприятиеләре координацион советының бишенче утырышы уза. Ул "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" 8 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелә.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов утырышны ачып җибәреп, аның импортны алмаштыру технологияләрен гамәлгә кертү, югары квалификацияле кадрлар әзерләү, станок төзүне үстерү мәсьәләләренә багышланганын билгеләп узды.

Утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул "Казан ярминкәсе" мәйданында Россиянең машина төзү һәм металл эшкәртү комплексының әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләрен очраштыру яхшы традициягә әйләнгәнен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, күргәзмәдә катнашучыларның елдан-ел арта.

"Бүген Татарстан куәтле сәнәгый потенциалы булган алдынгы төбәкләрне берсе", - дип белдерде ул. Президент 2016 нчы елның беренче яртыеллыгында республика сәнәгате көче белән җитештерелгән 907 млрд сумлык продукциянең 162 млрд сумы машина төзү комплексына туры килгәнен әйтте. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авиация эшчәнлеге үсеше буенча алдынгы төбәк булуын, республикада авиатөзелеш тармагының эре технологик, фәнни һәм конструкторлык оешмалары эшләвен билгеләп узды. Россия Президенты йөкләмәсе буенча, ТУ-160 стратегик бомбардировщигын җитештерүне торгызу юнәләшендә актив эш алып барыла. "Бу проектны гамәлгә ашыру республиканың авиатөзүчеләренә алдынгы технологияләрне үзләштерү мөмкинлеген бирәчәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институты (ВИАМ) филиалын булдыру карары кабул ителгәнен хәбәр итте. "Бу республиканың гына түгел, Идел буе федераль округы предприятиеләренең күп кенә мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеген бирәчәк", - дип белдерде ул. Президент Т

атарстанда авиация эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча кадрлар әзерләү базасы үсеш алганлыгын белдерде."Республиканың куәтле авиатөзелеш комплексы, теоретик гыйлем белән беррәттән, гамәли белем белән дә тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Белем бирү учреждениеләре республика һәм илнең авиация тармагы өчен кадрлар белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Бүген сәнәгатьнең уңышлы үсеше алдынгы җиһазларга, җайланмаларга, заманча технологияләргә бәйле. Күргәзмә тармак үсешенә яңа импульс бирер дип ышанам", - дип Президент нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Алга таба утырыш докладлар белән дәвам итте. Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян РФ авиация сәнәгате үсеше перспективалары һәм проблемалары темасына докладын тәкъдим итте. ВИАМ генераль директоры, Россия Фәннәр академигы Евгений Каблов "Аддитив технологияләр" темасына доклад белән чыгыш ясады. Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов инженерлык программасы белән тәэминат белгечлеге буенча Татарстанның машина төзү комплексы предприятиеләре өчен кадрлар квалификациясен арттыру турында сөйләде.

Бүген, шулай ук, халыкара вәкилләр катнашында "Россия авиакосмик тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җиһазлары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар