Татарстанда 1 млн 677 мең 385 сайлаучы тавыш биргән – Әгъзам Гобәйдуллин

Татарстанда сайлау участоклары ачылганнан бирле 9 сәгатьтән артык вакыт узып бара. Бүген көндезге сәгать 3кә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 1 млн 677 мең 385 сайлаучы тавыш биргән - бу сайлауга хокукы булганнарның 57,7 процентын тәшкил итә.
Әлеге саннарны бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы базасындагы ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән брифингта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин китерде. Аның сүзләренә караганда, тавыш бирү темплары, былтыр уздырылган ТР Дәүләт Советына сайлаулардагыга караганда, югарырак. Ул чакта көндезге 3кә сайлауга килүчеләр 54,2 процент булган.Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп узганча, тавыш бирү күрсәткече Татарстанның Кайбыч (94, 4 процент), Әтнә (93 процент), Чирмешән (88,1 процент), Балык Бистәсе (80 процент) районнарында аеруча югары.
Казанның Авиатөлеш районында сайлауларрда катнашучыларның саны 49,5 процент тәшкил иткән, Вахитов районында – 51,5 процент, Киров районында – 45,3, Мәскәү районында – 49,1, Яңа Савин – 49,3, Идел буе районында - 50 процент диярлек һәм Совет районында - 42,2 процент.
“Гомумән алганда, сайлауларда татарстанлыларның активлыгы начар түгел. Моңа, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә һава торышының матур булуы һәм сайлауларның оешканлыгы йогынты ясый”, – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул искәртеп узганча, Татарстанда кандидатлардан һәм партияләрдән җәмгысе 4385 күзәтүче һәм киңәшү тавышы хокукы булган комиссия әгъзаларыннан 3911 кеше теркәлгән.
Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, ТРның кайбер сайлау участокларында, әйтик, Әтнә, Кайбыч, Апас районнарында, тавыш бирү төгәлләнгән.
ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә бүген бер-бер артлы үткәрелә торган брифинглардан туры трансляцияне биредә карап була. http://ati-times.tatar-inform.ru/tv/
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113531/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.