Логотип
Яңалыклар

«Татарстан» журналына – 105 ел!

«Татарстан» журналы исә 105 ел дәвамында укучысы белән бер дулкында калып, халыкның йөрәк сүзен җиткерә белүен тагын бер кат раслады.

Казанның «Созвездие-Йолдызлык» театрында «Татарстан» журналының 105 еллыгына багышланган Зур авыл концерты узды. Әлеге күркәм чара авыл рухын, халык моңын, милли хәтерне бер сәхнәгә җыйды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татарстан» журналы коллективын олы юбилей белән котладылар. Алар басманың татар матбугаты тарихындагы әһәмиятле урынын, милли мәдәниятне, телне һәм халык иҗатын саклау-үстерүдәге ролен ассызыкладылар, журналга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр.

Сәхнәдә «Татарстан» журналы оештырган «Татарстанның иң яхшы фольклор ансамбле» конкурсы җиңүчеләре чыгыш ясады. Бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунаклар арасында чит ил консуллары, "Татмедиа" җитәкчелеге, журналның элеккеге мөхәррирләре, меценатлар бар иде. Чарага танылган җырчылар Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова, Марина Карпова, "Волга-Волга" ВИА чыгышлары ямь өстәде.

Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге дәүләт камера хоры аеруча җылы алкышларга лаек булды. Югары һөнәри осталык, милли зәвык һәм эчкерсез моң тамашачылар күңелендә тирән тәэсир калдырды.

Концерт кысаларында шулай ук «Зур авыл китабы» презентациясе узды.

«Деревня» һәм «Авыл» дип аталган русча һәм татарча китаплар иганәчеләр ярдәме белән дөнья күргән. Китап битләрендә авылларның барлыкка килү тарихы, буыннардан-буыннарга күчеп килгән истәлекләр, тормыш-көнкүреш мизгелләре урын алган. Басмаларны бай эчтәлекле фоторәсемнәр тулыландыра, алар исә укучыны ерак елларга алып кайта, авылның бүгенгесе белән кичәгесе арасындагы бәйләнешне тагын да ныграк сиздерә.

Бу китаплар – авыл язмышына битараф булмаган һәркем өчен кыйммәтле рухи хәзинә. «Татарстан» журналының 105 еллык юбилее кысаларында аларның тәкъдим ителүе бәйрәмнең эчтәлеген тагын да баетты.

«Татарстан» журналы исә 105 ел дәвамында укучысы белән бер дулкында калып, халыкның йөрәк сүзен җиткерә белүен тагын бер кат раслады.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар