Логотип
Яңалыклар

Татарстан яшьләренең үз парламенты

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга кадәр республикада беренче тапкыр Яшьләр парламенты да сайланды.

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга кадәр республикада  беренче тапкыр Яшьләр парламенты да сайланды.   Моңа кадәр Татарстанда 15 ел буе Иҗтимагый яшьләр палатасы эшләде.  «Сайлаулар бик кызу узды», – дип белдерде  Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган  матбугат очрашуында катнашкан Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фаттахов.  100 урынга барлыгы 444 кеше дәгъва иткән. Парламентта  үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр өчен дә 20 урын каралган булган. Аның өчен 214 кеше көрәшкән. Яшьләр өчен  дәүләт хезмәтләре порталында тавыш биргәннәр.  Барлыгы 23 меңнән артык тавыш җыйганнар.  Дамир Фәттахов белдерүенчә, парламентта  эре иҗтимагый оешма вәкилләренән тыш  төрле яшьләр хәрәкәтеннән дә вәкилләр бар. «Шунысы сөенечле, парламентка сайланган яшьләрнең 70%ы яңа кешеләр», – дип белдерде министр.

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар