Биш ел элек үткән сайлаулар белән чагыштырганда республикада тавыш бирүчеләрнең иртәнге сайлау активлыгы 5 процентка арткан.
Республикада 2,9 милллион сайлаучы исәпләнә. Биш ел элек үткән сайлаулар белән чагыштырганда (2011 нче елда ул 10,2 процент тәшкил иткән), сайлаучыларның иртәнге активлыгы 5 процентка арткан.
Татарстан ИФО буенча әлегә абсолют лидер, әмма башка республикалар да аннан калышмый. Мәсәлән, Чувашиядә сәгать унга кадәр килгән сайлаучыларның саны үткән сайлаулар белән чыгыштырганда ике тапкыр диярлек арткан. Чагыштыру өчен, үткән сайлауларда ул 6,27 процент булган булса, хәзер ул 11,88 процентка тәңгәл.
чыганак - http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк