Логотип
Яңалыклар

Татарстан студенты академик ишү буенча Дөнья беренчелегендә «көмеш» алды

Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Кира Ювченко академик ишү буенча Дөнья беренчелегендә көмеш медаль алды.

23 яшькәчә спортчылар арасында ярышлар Болгариядә узды һәм анда 81 илдән 500 дән артык катнашучы җыелды, дип белдерә вуз матбугат хезмәте.

Россия хатын-кызлар сигезлеге Америка җыелма командасына 0,4 секундка гына оттырып «көмеш»ле булды. Россиялеләр, үз чиратларында, Бөекбритания командасыннан секундка диярлек өстен чыкты.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/30/111866/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар