Логотип
Яңалыклар

Татарстан “Россия – ислам дөньясы” төркемен кабул итә

Бу көннәрдә Казанда “Россия – ислам дөньясы” стратегик Төркеме утырышлары уза. Кичә әлеге чарада катнашучылар Болгар тарихи комплексына эшлекле сәфәр кылды.

Ислам дөньясы илләреннән килгән чит ил делегатларын исә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев озатып йөрде. Утырышта исә Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Константин Шувалов, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Россия мөфтие Тәлгать Таҗетдин да катнаштылар.


Минтимер Шәймиев делегатларны Болгар музей-тыюлыгы белән таныштырды, “Россия – ислам дөньясы” стратегик төркеменең 2006-2009 еллардагы эшчәнлеге турында сөйләде.


Тиздән биредә калкып чыгачак Болгар ислам академиясе исә кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Хәтерләсәгез, аның нигезенә беренче ташны агымдагы елның 21 маенда салдылар.


- Бүгенге көндә Россиядә ислам мәгарифенең бердәм стандарты һаман да булдырылмаган.  Бу исә шактый начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: дин вәкилләренең гамәлләрен төрлечә аңлату куркынычы бар.  Шуңа күрә без әлеге ислам академиясен төзеп бетергәнче, билгеле бер мәгариф стандарты булдырырга тиеш, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.


Дәүләт киңәшчесе сүзләренә караганда, бу өлкәдә халыкара тәҗрибәгә таяну кирәк.


- Без сезнең ярдәмгә өметләнәбез. Ислам академияләренең дөньяви тәҗрибәсе белән танышырга, алар белән хезмәттәшлек итәргә без һәрвакыт әзер, – дип кунакларга мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев.


Константин Шувалов исә “Россия -  ислам дөньясы” стратегик төркем утырышының Болгарда узуын бик дөрес күренеш дип атады.
- Биредә күргәннәр мине таң калдырды. Чит ил кунаклары әлеге мәдәни мирасны бөтен дөньяга танытуда ярдәм итәр дип ышанам, – дип ассызыклады җитәкче.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар