Татарстан республика көнен бәйрәм итү чаралары

29-30 август көннәрендә исә «Казан кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Казан фанфаралары» / «Фанфары Казани» IV Бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивале була.

Төп бәйрәм чаралары 30 август көнне Казан Ратушасында тантаналы җыелыш белән башланып китәчәк. Җыелышта Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә зур өлеш кертүчеләргә, традицион рәвештә, республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшыру, аларның исемнәрен шәһәрнең «Мактау китабы»на («Книга почета») кертү планлаштырыла.

Бу көнне М.Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында зур гомумшәһәр бәйрәме оештырыла. Аерым алганда, балалар өчен «Иске парк хәзинәләре» / «Сокровища старого парка» мәйданчыгы эшләр дип көтелә. Моннан тыш, өлкәннәр өчен төрле спорт чаралары, шулай ук Россиядә Әдәбият елы кысаларында «Әдәби ишегалды» проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге чараларның барысы да 11.00дән 14.00гә кадәр уздырыла.

Республика көнендә шулай ук 11.00дән башлап Җиңү паркында «Урам Бит!» урам мәдәнияте фестивале кысаларында үсмерләр өчен воркаут, самокатларда узышу буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла. Монда ук 16.00дә авиа-, судно- һәм автомодельләштерү спорты буенча Казан балалар кубогы уйнатыла.

Башкаланың Меңьеллык мәйданында 11.00дән 15.00гәчә «Kazan City Racing» автоспорт тамашасы була. Анда «Формула – 1» пилотлары, дрифтерлар һәм каскадерлар чыгышларын, шулай ук «КАМАЗ-Мастер» командасы башкаруында тәэсирле яңа төрле трюк карау мөмкинлеге булдырыла.

30 август көнне 12.00 Бакый Урманче скверы сәнгать паркына әвереләчәк. Биредә казанлылар һәм башкала кунаклары күренекле татар рәссамнары белән таныша һәм шәхсән аралаша алачак.

Бу көнне Казанның Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани урамында 13.00дә «Уйна, гармун!» халык иҗаты бәйрәме үткәрелә.

«Казан» халыкара атлы спорт комлексы ипподромында 15.00дә ТР Президенты бүләгенә ат чабышы була.

Бәйрәмнең төп мәйданнарының берсе «Казан Арена» стадионы алдында урнашачак. Көндезге 12дә монда Казан гарнизонының «Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – син сайлаганы» дип аталган патриотик зур концерт программасы башлана. 15.00дән 18.00гә кадәр шул ук мәйданда татар эстрадасы йолдызлары концерты була. 18.00дән исә Казанның популяр коллективлары, «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Студентлар язы» фестивальләре җиңүчеләре катнашында яшьләр өчен кичке концерт программасын тамаша кылу мөмкинлеге булдырыла. Анда шулай ук җырчы Юрий Антонов, «Прогульщики», «А-Студио» төркемнәре чыгышы көтелә.

20.00дә Игенчеләр сарае янындагы мәйдандагы ачык һавада, Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР дәүләт симфоник оркестры катнашында, «Казан көзе» V халыкара опера фестивале уздырыла. Анда 65нче Женева халыкара музыка конкурсы җиңүчесе, опера җырчысы Полина Пастирчак, Мария театры солисты Сергей Скороходов, Зур театр солисты Андрей Жилиховский чыгыш ясаячак. «Казан көзе» программасына Кальман, Легар, Штраус, Лоу оперетталарыннан өзекләр яңгыраячак.

Киң күләмле бәйрәм чаралары 22.00дә Казансу өслегендә зур салют белән төгәлләнер дип көтелә. Салютны «Казан» гаилә үзәге территорисендә һәм «Казан Арена» стадионы янындагы транспорт чаралары өчен каралган мәйданда карау уңайлы булачак, дип саный бәйрәмне оештыручылар.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/26/112837/
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»