Логотип
Яңалыклар

Татарстан Президенты Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең яңа корпусын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең яңа корпусында булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: Республика клиник хастаханәсе базасында яңа корпус төзү эшләре 2014 елда башлаган иде. Үзәктә вакытыннан алда туган сабыйларга һәм патологияле аналарга югары технологияле һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Яңа корпуста балаларны 10 заманча индивидуаль залда таптырачаклар, аларда бала туганда әти кешеләрнең дә, туганнарының да булу мөмкинлеге була. Корпус 100 ятакка исәпләнгән. Бәби тапканнан соңгы бүлеккә 70 ятаклык урын карала, алар ике катка урнаша һәм бала белән әнисенең бергә булуын күздә тотып эшләнә.

Соңрак республика башлыгы Казанның Идел буе районындагы 73 нче балалар бакчасын ачуда катнашты.

сылтама - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар