Бүген сайлауга барган һәр кешегә «Мин тавыш бирдем» дип язылган беләзекләр таратылды. Шул беләзеккә ия булган Казан халкы «Казан-Арена» стадионы каршындагы мәйданда оештырылган концертка керү хокукына ия булды.
«Мин тавыш бирдем» дип аталган шәһәр концерты Казан студентларының «Родина» патриотик вокаль-хореографик ансамбле башкаруында Вәсилә Фәттаховв репертуарыннан «Туган як» җыры белән башланып китте. Җыр татар һәм рус телләрендә яңгырады. Концерта Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей, Мәскәү йолдызларыннан Валерий Меладзе һәм Егор Кридның чыгыш ясый.
Концерт мәйданында республика сайлаучыларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
- Бүген безнең ил өчен бик мөһим вакыйга – Россия Президентын сайлаулар узды. Бу бик катлаулы процесс, бу сайлау комиссияләре, күзәтүчеләр һәм, иң мөһиме, сайлаучылар. Без бүген республикада бу процесс уңышлы узды дип әйтә алабыз. Без көчле Россия һәм көчле Татарстан яклы. Без барыбыз да киләчәк өчен тавыш бирдек, - диде ул республика халкына рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Бәйрәм программасы салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк