Логотип
Яңалыклар

Татарстан министры коронавирус буенча карантинда  

Татарстанда коронавирус белән бәйле махсус режим игълан ителгәннән соң, чит илдән кайтканнарга 14 көнгә карантинга китәргә киңәш ителә. Бу киңәш министрларга да кагыла.  

 

Татарстанда коронавирус белән бәйле махсус режим игълан ителгәннән соң, чит илдән кайтканнарга 14 көнгә карантинга китәргә киңәш ителә. Бу киңәш министрларга да кагыла.  

«Республиканың берничә түрәсе чит ил командировкаларыннан кайтканнан соң карантинда. Алар арасында экология министры Александр Шадриков та бар. Ул эшлекле сәфәрдән Германиядән кайтты», – дип хәбәр итте бүген президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.  

 Казан Кремле вәкиле белдерүенчә, Татарстан Президенты дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә командировкаларын кичектерү карарын кабул итте. Бу Татарстан предприятиесе башлыкларына да киңәш ителде. Чит илдән командировкадан кайтканнарга 14 көн карантин билгелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар