Логотип
Яңалыклар

Татарстан Милли китапханәсендә Ренат Ибраһимовның китабы тәкъдим ителәчәк

24 февраль көнне 18.00дә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган китабын тәкъдим итүгә багышланган иҗат кичәсе булачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Ренат Ибраһимов – күпкырлы шәхес һәм талант иясе: ул эстрада җырчысы да, актёр да, композитор да, продюсер һәм кинорежиссёр да, үз Җыр театрының сәнгать җитәкчесе дә. Аның яңгыравыклы бәрхет тавышын музыка һәм эстрада сәнгате белән кызыксынучылар әллә каян таный, концертлары тулы залларда үтә. Ренат Ибраһимовның бай репертуары классик һәм популяр музыка әсәрләреннән, эстрада җырларыннан һәм романслардан тора. Тыңлаучыларына тәкъдим иткән һәрбер иҗади программасы күренекле мәдәни вакыйгага әйләнә.

Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») китабына хатирәләр рәвешендәге кыска, әмма гаҗәеп тирән эчтәлекле хикәятләре тупланган. Әсәрнең беренче бүлекләре артистның сугыштан соңгы елларга туры килгән балачагына багышланган, бу истәлекләрдә төгәл сурәтләүләр, игътибарны җәлеп итә торган сыйфатламалар бик күп. Китабында Ренат Ибраһимов катлаулы да, җиңүле-шөһрәтле дә иҗат юлы, сәхнәләрдә башкарган әсәрләре, яраткан татар һәм рус халык җырлары турында сөйли. Әти-әнисе, иҗатташлары белән бәйле истәлекләр, үзенең җыр өлкәсендәге эшчәнлеген, шулай ук дини карашларын-гамәлләрен тасвирлаган өлешләр үзара оста яраштырылып, мавыктыргыч итеп язылган.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар