Татарстан мөфтие Татарстан халкын Республика көне белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Республика көне уңаеннан татарстанлыларны котлады, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
"Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Республикабызның яңа чор тарихы ике дистә елдан артык вакытны үз эченә ала. Бүген без Татарстан суверенитеты турындагы Декларациягә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. Мәгълүм булганча, моннан чирек гасыр элек Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителде. 1990 елның 30 августы тарихка Татарстан һәм, гомумән, Россия Федерациясе үсешенең яңа юлларын билгеләгән мөһим көн буларак керде.
Елдан-ел республикабыз икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәдә яңа үрләр яулый бара. Безнең төбәк халыкара спорт чаралары, фәнни конференцияләр, мәдәни фестивальләр аша дөнья күләмендә таныла. Әлбәттә, бу Татарстан җитәкчелегенең тырыш һәм үрнәк эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең үсешкә ия һәм илнең этнокультура төрлелеге чагылыш тапкан төбәге. Бездә яшәүче төрле милләт вәкилләре рухи яктан ныгырга, үзләренең дини традицияләрен сакларга омтылалар. Алга таба да Татарстан Россия алгарышына, аның берлеген саклауга һәм рухи яктан үсешенә зур өлеш кертер дип ышанам.
Раббыбыз Татарстанда яшәүче һәр гаиләгә бәхет, бәрәкәт бирсен, туган җиребезгә тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә насыйп итсен. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп итсен", - дигән юллар бар.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/30/112959/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.