Татарстан вәкиле Лилия Низамова Казанда спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатында синхрон йөзүдә Россия җыелмасы составында дөнья чемпионы булды.
Кичә Россия синхрончы кызлары төркемнәрдә техник программада иң яхшылары булды. Судьялар россиялеләр программасын 95,7457 баллга бәяләде һәм бу беренче урын өчен җитәрлек булды. Икенче урынны биләгән Кытай җыелмасы 94,4605 балл туплады, бронза медаль ияләре булган Япония җыелмасы - 92,4133 балл.
Әлеге дисциплинада Россия җыелмасы составында Татарстан спортчысы Лилия Низамова да әзерләнгән иде. Узган финал ярышларында Лилия резервта булса да, барыбер, дөнья чемпионы исемен алды.
Моннан тыш, Лилия 1 август көнне узачак ирекле программада комби ярышлары финалында да катнаша, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
сылтама:
http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/28/111734/
Комментарий юк