Логотип
Яңалыклар

Татарстан киносы зур прокатка чыга!

Казанда «Семейные хлопоты» дигән киноның премьерасын тәкъдим итәргә җыеналар. 3 март көнне 19.00 сәгатьтә 3D Port cinema (Әмирхан пр., 1 йорт, «Ривьера» күңел ачу комплексы) кинотеатрының 5 залында күрсәтеләчәк картинаның куючы-режиссеры - Алексей Барыкин.

«Семейные хлопоты» фильмы - комедия жанрында, аның сюжеты бик мавыктыргыч. Катнаш яшь гаиләдә бала туа. Сабыйга нинди исем кушарга дигән сорау туа: татармы, русмы?..

Татарстан киносы тарихында беренче тапкыр үз продукциябез киң прокатка чыгарыла. Фильм республиканың барлык кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

«Семейные хлопоты» киносы киң аудиториягә адреслана. Баш рольләрне Г.Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина һәм Яшь тамашачылар театры артисты Андрей Ясинский башкара. Шулай ук Роман Ерыгин, Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Фирая Әкбәрова, Елена Калаганова һәм башкаларны күрергә була. Киноны эшләгәндә республиканың яшь кинематографистлары, мәдәният институты студентлары да актив катнашты.

Фильм 2015 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы заказы белән төшерелде. Проектны тормышка ашыруда «Кремлин лайв» заманча мәдәният фестивале фонды, «Татаркино» оешмасы, Казан дәүләт мәдәният институты һәм «Татарстан» телерадиокомпаниясе катнашты.

«Семейные хлопоты» фильмын киң катлам тамашачы 10 марттан Казанның барлык кинотеатрларында, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кинотеатрларында тамаша кыла алачак.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар