Логотип
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда 438 кандидат катнаша

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советының VI чакырылыш өчен сәяси партияләрнең һәм бермандатлы кандидатларның республика исемлеген теркәүне тәмамлады.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советының VI чакырылыш өчен сәяси партияләрнең һәм бермандатлы кандидатларның республика исемлеген теркәүне тәмамлады.

Сайлауларда 7 сәяси партия катнаша. Болар: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия» ЛДПР, «Россия коммунистлары», РОСТА, «Россия пенсионерларының социаль гаделлек өчен» партияләренең региональ бүлекләре. Гомумән алганда, партияләр исемлеге буенча Татарстан Дәүләт Советының VI чакырылышына сайлауларда 202 кандидат катнаша. Иң күп кандидатлар «Бердәм Россия» партиясеннән (55 кеше), иң азы – «Россия пенсионерлары» партиясеннән – 10 кеше.

Дүрт сайлау берлегеннән кандидатлар теркәлү уза алмаган.

Бермандатлы округлардан 326 кандидат теркәлгән. Аларның 57 се үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр.

Быелның 8 сентябрендә узачак сайлауларда 100 депутат мандаты тапшырылачак, 50 се – партия исемлекләре буенча, 50 се – бермандатлы округлардан.

 

 

Материал ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар