«Петербургская политика» фонды президенты, политолог, төбәкне өйрәнүче Михаил Виноградов әйтүе буенча, Татартанның Дәүләт советына депутатлар сайлауны катлауландыручы берничә мәсьәлә булырга мөмкин.
«Петербургская политика» фонды президенты, политолог, төбәкне өйрәнүче Михаил Виноградов әйтүе буенча, Татарстанның Дәүләт Советына депутатлар сайлауны катлауландыручы берничә мәсьәлә булырга мөмкин.
Беренчедән, март аенда узган Россия президентын сайлауларга бәйле рәвештә халыкта берникадәр ару хисе бар. Икенчедән, халыкта борчылу хисләре дә юк түгел. Сайлауларның сентябрь башында – уку елына кереп барганда, бакча сезоны ябылмаганда уздыру да берникадәр авырлыклар тудыра.
Әмма шул шартларда да каршылыкларны җиңеп, Бердәм сайлау көнен тиешле дәрәҗәдә уздыру административ системаның югары эш дәрәҗәсен дәлилли. «Татарстан булдыра. Сайлаулар үзенә күрә бер бәйрәм хисе тудыра, бу да халыкны җәлеп итүдә үз ролен уйный», – дип билгеләде Михаил Виноградов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк