Татарстан аюы түбәтәйле, читекле һәм камзуллы булачак

1 июльдән «Казан» гаилә үзәге янында «Tht Minis United Buddy Bears» күргәзмәсе эшли башлады. Анда БМОга кергән илләрнең символлары сурәтләнгән аюларның кечкенә вариантлары сыннары урнаштырылган. Күргәзмә ачылу тантанасында Татарстан аюын бизәкләү буенча бәйге игълан ителгән иде. Аның нәтиҗәләре белән бүген «Татар-информ» МА тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә таныштырдылар.
Бәйге 1-10 июль көннәрендә үткәрелеп, 10-15 июль көннәрендә социаль челтәрләрдә тавыш бирү уздырылган, 16 нда исә жюри җиңүчене билгеләгән.Казан шәһәренең туризмны үстерүгә ярдәм комитеты директоры Евгения Лодвигова сүзләренчә, чара казанлыларга бик ошаган. Моны социаль челтәрләрдәге фотосурәтләр дә дәлилли.
Татарстан аюын бизәкләүне чараны оештыручылар үзләре тәкъдим иткән. Конкурска 170 тән артык иҗади эш юлланылган. Тавыш бирүдә исә 2 меңләп кеше катнашкан. Бәйгедә, Татарстаннан тыш, Түбән Новгород, Чабаксар кебек шәһәрләрдән дә катнашучылар булган.
Евгения Лодвигова сүзләренчә, бәйгегә юлланган һәр өченче аю эскизы түбәтәйле булган. Конкурста җиңү яулаган Мия Мусинаның аюы да түбәтәйле һәм милли бизәкләргә бай. Милли үрнәкләр аюның гәүдәсендә генә түгел, йөзенә дә төшерелгән. Түбәтәйдән тыш, Татарстанны тәкъдим иткән аю милли бизәкләр төшерелгән читекләр һәм камзул кигән. Камзулның аркасына «KAZAN» дип язылган. Башка аюлар янына аны 23 июльдә урнаштыру планлаштырыла.
Казан кызы Мия 1997 елда туган һәм рәссамнар гаиләсеннән булуы билгеле.
«Tatarsis» инновацион музыка хәрәкәте проекты җитәкчесе Ольга Паранина хәбәр иткәнчә, буялмаган аюның бәясе 1,5 мең евроны тәшкил итә.
«Мондый күргәзмәләрне тәкъдим итәр өчен мохит кирәк. Казан әлеге төрдәге чараларны уздырырга әзер дип саныйм», - диде ул. Татарстан аюы 31 августта, күргәзмә тәмамланганнан соң, Берлиндагы галереяга җибәрелә. Берникадәр вакыттан соң ул Казанга кире кайтарылачак.
Казанда уза торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар күргәзмәдә урнаштырлган аюларның вәкилләре итеп билгеләнгән. Шуны да искәртергә кирәк, БМО әгъзалары булган дәүләтләрнең символларын чагылдырган зур аюлар күргәзмәсе Россиядә элек булган, ә аларның кечкенә күчерелмәләре күргәзмәсе исә безнең илдә беренче тапкыр тәкъдим ителә.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/20/111428/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.