Хәния Фәрхинең якын дусты, танылган татар журналисты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкиле Гөлназ Шәйхи үзенең "Сыналганнар сынатмый" китабын тәкъдим итү кичәсеннән видеоязма куйган. Кичәне Гөлназ үзе алып бара һәм бик яратып, җылы итеп җырчы Хәния Фәрхи чыгышын тамашачыларга тәкъдим итә.
Шагыйрә Луиза Янсуар: "Хәния язмышы һәм аның иҗади язмышы бербөтен итеп кабул ителә иде"
"Мин аның "Бәйрәм" ансамбле белән Янсуарга килгәнен анык хәтерлим. Кечкенә идем әле. Хәнияне халык күз текәп көтте. Нәкъ популярлашып килгән мәле: Мәскәүдән әйләнеп кайтып, Татарстанда үз урынын өр-яңадан яулаган чаклары. Әлбәттә, шәхси биографиясендәге детальләр кызыксындыра иң беренче чиратта түти-әбиләрне...Бер генә концертны да калдырмый торган матур тавышлы (инде мәрхүм) әбием, ахирәтләрен җыеп, клуб ишеге төбендә таптана. Концертка кадәр хәйран вакыт бар әле. Менә аларны, туңып тормасыннар, дип, фойега кертәләр. Артистларның репетициясе бара. Кызык бит инде әбиемнәргә, ишек ярыгыннан үрелеп, башларын тыгып карыйлар... Шунда, ишек ачылып, Хәния Фәрхи: "Әбиләрне кертегез, интегеп торалар бит", - ди. Ахирәтләргә шул җитә - кыр казлары кебек тезелешеп, кереп кунаклыйлар беренче рәткә. Без - берничә бөртек бала-чага да - иярәбез. "Менә, сезнең районга багышлап җыр яздык, шуны башкарам бүген", - дигәнен хәтерлим Хәниянең.
Таң калдым беренче күрүемдә: джинс чалбардан, күн косуха-курткадан җырлап тик йөри. Әллә ничә ир-ат арасында - бердәнбер хатын-кыз. Җитмәсә, җегетләр авызына гына карап тора. "Җегетләр" дип дәшә, шулай... Ә аннары, концерт вакытында, ул сәхнәгә чыннан да "бәйрәм"чә килеп чыкты - озын матур күлмәкләрдән, биек үкчәле туфлиләрдән, чәчләрен матур итеп ясаган... Әнә шулай башланды минем өчен Хәния Фәрхи феномены. Гаиләдә Хәния культы иде. Аның шатлыкларына сөенәләр, борчуларына көенәләр. "Кияүгә чыккан", "бәби көтә ди", "кызы бар икән", "яңа альбом яздыра дип сөйлиләр"... "Бәхеткә түзеп кара" кассетасы чыккач, халык Хәниянең "бәхетенә" сөенеп, республика белән елады да, җырлады да.
Әйе, Хәния язмышы һәм аның иҗади язмышы бербөтен итеп кабул ителә иде. Чын иҗатчыда шулай булырга тиеш тә. Шулай булса гына ул чын була. Тормышның үзеннән. Халыкчанлык төшенчәсе шуңа барып тоташа. Хәзер аны ялгыш аңлый башладылар. Минем буынны шушы җырлар тәрбияләде. Ул җырлар һәм алардан бөркелеп торган ҖАН ТАРИХЫ безне УМЫРТКАлы булырга өйрәтте. Шуңа, һич курыкмыйча, ХӘНИЯ ФӘРХИ ДӘВЕРЕндә яшәвем белән бәхетлемен, дип әйтә алам. Бер бәйрәм булган икән ул безнең Тормышта. Бәйрәм кебек кадерле булсын - киләчәктә дә."
"Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова: "Минем аңа мөккиббән китеп карап торганым, хәйран китеп соклануым истә калган"
"Хәния апа белән бәйле бер истәлек. Яңа гына журналист булып эшли башлаган чагым, балачага, студент. Уфада таблоид “Атна” газетасы чыга , иң популяр сәхифә өчен җавап тотам – җырчы, артистлар турында язам.Авылга кайткан чагым, Хәния апаларның безнең авылда концерты, басып торырга да урын юк. Аны беренче күрүем иде. Редактор шалтырата, аның белән интервью ясарга кушты. Ире Габделхәй абый аның янына кешеләрне якын китерттерми иде, болай да омтылыш ясап карыйм, тегеләй дә, казаннар кырыс, балачага журналистларны читкә этәрә белә)) Кыска гына “Иртәгә” диде Габделхәй абый. Мин ышандым. Иртәгә дигән вакытка бардым, ә алар юк. Без әти белән. Мәрхүм әти - маладис, ничектер машинасы белән урамны кистереп чыкты да аларның машинасын куып тотты. Тиз хәрәкәтчән иде, тиз эшли иде. Хәзер уйлыйм, әтине ник интектергәнмен икән, редакция биремен үтәргә тиеш дип чәбәләнүем өчен борчылгандыр, күрәсең, баланың эше барып чыксын дигәндер.
Габделхәй абый машинасыннан чыкты һәм тузына башлады, мин куркуымнан сеңдем. Хәния апа: “Ярар инде, Габделхәй, кая ашыгабыз соң, ярты сәгатьтән берни үзгәрми”, дип аны тынычландыра. Мине кызганган, күрәсең, кече күңелле булуын күрсәтте... Әти Габделхәй абый белән калды, без Хәния апа белән паркта сөйләштек. Ниләр турында сорагынымны да хәтерләмим, әмма минем аңа мөккиббән китеп карап торганым, хәйран китеп соклануым истә калган. Аннан соң да без аралаша идек, материаллар эшләдек.
Ә Казанга күченеп кайткач башка темаларга кереп киткәч, юллар әллә ни кисешмәде. Бер ялгыш очратканда мине белмидер, оныткандыр дигән идем, шыпырт кына узып китәсе идем Хәния апа: “Римма, мәкаләңне укыдым, яхшы тема күтәргәнсез ” дип үзе дәште. Габделхәй абый да аннары елмаеп кына каршы ала иде. Бер дә усал түгел иде. Сораштыру темалары нигезендә Хәния апа белән шалтыраткалашып тордык, бервакытта да "юк", "нинди тузга язмаган сорау бу", "вакыт кысан" дип әйтмәде. Бермәл шалтыраттым, абыйсы үлеме турында хәбәрне алуына туры килдем, синең кайгың юк әле дип кире бормады, елап аның турында сөйләде. Туганнарын кайгыртты, гаилә җанлы иде. Тәккәббер булмады, матбугат конференцияләрендә ул ачык итеп сөйләшә, шаярта иде. Халыкчан җырчы булды, талантлы...
Нинди кеше иде? Яхшы кеше иде... Урыны җәннәттә булсын."
Җырчы Нурзадә: "Шулкадәр ярата идем үзегезне"
Комментарий юк