“Безнең артистлар үзара аралаша торган интернет-чат бар, хәбәрне ишеткәч ышанмыйча шунда кердем, әйе, дөрес икән. Бик авыр хәбәр. Хәния апа бик эмоциональ кеше иде, йөрәктер”, - диде Хәния Фәрхи белән якыннан аралашып яшәгән шагыйрә Ләйлә Дәүләтова “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул үзенең Хәния Фәрхи белән бер ай элек Санкт-Петербургта концерт куйганын, бергә самолетта кайтуын искә төшерде. “Хәния апага багышлап язган бик озын бер шигырем бар. “Сиңа гашыйк булыр идем, әгәр син ир-ат булсаң...” дигән юллары бар аның. Хәния апа чын хатын-кыз иде. Сәхнә артында елап торса да, сәхнәгә елмаеп чыга иде һәм чын күңелдән елмая иде”, - диде Ләйлә.
“Моннан бер атна элек телефоннан сөйләштек. Әни янына авылга кайтып киләм. Килгәч бер күрешербез әле, сөйләшәсе сүз бар, диде. Башка берни дә белмим. Коточкыч хәбәр”, - диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.
“Әлфия апа Авзаловадан соң бу зур югалту, - диде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. - Татар сәхнәсен тоткан, татар эстрадасында үз мәктәбен булдырган зур җырчы иде”.
Җырчы Салават Фәтхетдинов: “Бүген берни дә әйтә алмыйм. Иртәгә...” – диде Салават бик борчулы тавыш белән.
Әлегә Хәния Фәрхинең кайда җирләнәсе турында төгәл мәгълүмат юк.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/27/145189/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк