Татар яшьләре көннәре башланды: делегатлар Казанга җыела


Бүген Казанда Татар яшьләре көннәре башлана. Чара 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашырга теләк белдергән делегатлар бу минутларда “Идел” яшьләр үзәгенә җыела, теркәлү уза. Иң зур делегацияләр Саратов, Әстерхан өлкәләреннән, Удмуртия республикасыннан, Пермь краеннан.

 Искәртеп үтик: 1990 елдан бирле үткәрелә торган бу җыенда быел Төркиядән, шулай ук Россия төбәкләреннән – Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Коми республикаларыннан, Мәскәү, Әстерхан, Оренбург, Новосибирск, Киров, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Тула, Иваново, Владимир өлкәләреннән, Пермь, Красноярск крайларыннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 150 ләп егет һәм кыз катнашуы көтелә. Милли җанлы яшьләрне берләштерүне күздә тоткан традицион чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Максаты – Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен барлау, төбәкләр арасында эшлекле һәм мәдәни багланышларны киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгърифәт өлкәләрендә мәгълүмат алмашу, тәҗрибә уртаклашу.

Иваново шәһәреннән Динара Абдуллованың Татар яшьләре көннәренә беренче мәртәбә килүе. “Бу чарага, иң беренче чиратта, башка татар яшьтәшләрем белән танышып аралашу, башка төбәкләрдә татар милли-мәдәни автономияләренең ничек үсеш алуын белү өчен килдем. Татар яшьләре көннәрендә катнашу үзебездә шундый төр җыеннар, очрашулар үткәрүдә тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә бирә”, – дип сөйләде ул.

Иваново өлкәсеннән 3 кешедән торган делегация килгән. Алар да үзләренең проектларын тәкъдим итәчәк. Көзен өлкәдә яшәүче татарларны җыеп, үзенчәлекле концерт оештыру ниятләнә. Динара сөйләвенчә, Иваново татар яшьләре шәһәрдәге Милләтләр йортында җомга саен очраша. Биредә милли мәдәният, әдәбият белән таныштыруны күздә тоткан чаралар оештырыла. Әйтик, күптән түгел “Кулинар көрәш” үткәрелгән. Ике пар милли ризыкларны әзерләүдә көч сынашкан. Алар халык ашларының 4 төрен пешергән. Кунаклар бу сыйлардан авыз итә алган.

Динарадан аермалы буларак, Пермь егете Рөстәм Галимов Татар яшьләре көннәрендә инде бишенче тапкыр катнаша. Ул Пермь краеның “Чәк-чәк” татар яшьләре иҗтимагый оешмасын җитәкли. Чарага күпләп – 7 кешелек делегация белән килгәннәр. “Татар яшьләре көннәрендә яңа дуслар табу, башка оешмалар белән тәҗрибә уртаклашу, татар дөньясындагы актуаль темалар, яңа юнәлешләр турында мәгълүмат алу, үзебезнең тәҗрибәне күрсәтү өчен катнашам”, – дип билгеләп үтте Рөстәм. Быел язын Пермьдә үзләренең Татар яшьләре көннәрен үткәргәннәр. Бу чарада крайның үзеннән, шулай ук Татарстаннан, Свердловск, Төмән өлкәләреннән 40лап делегат катнашкан.

Аның кысаларында күренекле татар шәхесләре – шагыйрьләре, тарихчылары, археологлары катнашында мастер-класслар оештырылган. Программада мәдәни чаралар, төрле юнәлешләр буенча тренинглар каралган булган. Чара крайның татар милли-мәдәни автономиясе, Пермь крае мөселманнарының Диния нәзарәте һәм “Идел” яшьләр үзәге ярдәме белән үткәрелгән.

Рөстәм Галимов Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләренең төп проблемасы дип аларга туган телләрен, мәдәниятләрен өйрәнүгә мөмкинлекләр булмауны атады.

“Мин Пермь шәһәрендә туып үстем. Рус мәктәбендә белем алдым, тулысынча рус мохитендә формалаштым. Татар дөньясы белән 5 ел элек – Татар яшьләре көннәрендә катнашканнан соң, таныша башладым. Хәзер исә , татар яшьләрен берләштергән оешма туган телне, милли мәдәниятне өйрәнү мәданачыгы булып хезмәт итә.

http://tat.tatar-inform.ru/
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4029
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3976
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3353
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6027
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4699
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек