Логотип
Яңалыклар

«Татар хатын-кызларын башкаларга танытырга телим»

Төркиянең Анталия шәһәрендә күчмә халыклар мәдәниятенә багышланган халыкара конференция узды. Бу – ел саен үткәрелә торган конференция-остаханәнең инде җиденчесе.

Аны һәрвакыттагыча Акдениз федераль университеты һәм Анталья губернаторы, Муратпаша мэры оештырды. Быелгы конференциянең төп темасы – «Хатын-кызларның мәдәнияттәге роле» иде. Докладларны университетның данлыклы профессорлары, тарих фәннәре докторлары Фатих Услу, Мостафа Услу, доцент Денис Динжел һәм башка галимнәр укыды. 

Әлеге конференциядә милләттәшебез, Анталия шәһәрендә яшәүче музыка белгече, композитор, автор-башкаручы Гөлназ Назыйм кызы Җиһангирова (без аны ГөлҖиһан дип беләбез) катнашты.

Гөлназ Җиһангирова алдагы биш ел дәвамында әлеге зур чарага кушылып, түгәрәк өстәлләрдә, фикер алышуларда катнашкан иде инде. Быел исә аны галим буларак доклад ясарга чакырдылар.
Якташыбыз «Казан татарларының мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә хатын-кызларың роле» дигән  доклад кысаларында Сөембикә-ханбикәдән башлап бүгенге көнгә кадәр халкыбызның тарихында тирән эз калдырган данлыклы татар хатын-кызларның тормышы, эшчәнлеге турында сөйләде. Чыгышы төрек телендә булды. «Иң зур теләгем – татар хатын-кызларын дөньяга таныту», – ди Гөлназ. 
Залда әлеге чараны оештыручылар – Анталья губернаторы, Муратпаша мэры, Акдениз университеты җитәкчелеге  һәм күренекле сәнгать әһелләре, төрки халыклар җәмгыятьләре җитәкчеләре бар иде. 

Гөлназ Җиһангированың чыгышы бик зур кызыксыну уятып, конференциядән соң уздырылган түгәрәк өстәл вакытында да анализланды, хупланды.
Мәртәбәле дипломны милләттәшебезгә Антальянең Муратпаша мэры Умит Уйсал тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар