Логотип
Яңалыклар

Татар халык әкиятенә нигезләнеп, мультфильм төшергәннәр

«ПОЕХАЛИ!» телеканалы «Россия халыклары әкиятләре» анимацион циклын тәкъдим итә. Яңа махсус проект «Россия халыклары бердәмлеге елы» уңаеннан гамәлгә ашырыла. 2026 елны Россия Президенты «Россия халыклары бердәмлеге елы» дип игълан иткән иде.

«Россия халыклары әкиятләре» циклына илебездә яшәүче төрле халыкларның борынгы риваятьләре, легендалары һәм фольклор әсәрләре нигезендә әзерләнгән анимацион фильмнар керә. Проект авторлары халык авыз иҗаты үрнәкләрен экранга күчереп, аларны гаилә белән бергә карау өчен тәкъдим итә.

Мультфильмнарны «ПОЕХАЛИ!» телеканалының алып баручылары үзләре тавышландыра. Һәр кыска мультфильм төрле буыннарны бәйләүче күпергә әверелә. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә күпмилләтле Россиянең мәдәни мирасы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.

Проектның яңа чыгарылышында тамашачыларны татар халык әкияте мотивлары буенча төшерелгән «Хәйләкәр тегүче» тарихы көтә.

Әкияттә теләсә нинди авыр хәлдән тапкырлык һәм зирәклек ярдәмендә чыгу мөмкинлеге турында сөйләнә. Иң мөһиме – авырлыклар алдында күңелне төшермәскә, һәрчак юл табарга тырышырга.

«Россия халыклары әкиятләре» проектының чыгарылышларын «ПОЕХАЛИ!» телеканалында, шулай ук аның социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

«ПОЕХАЛИ!» телеканалы турында

«ПОЕХАЛИ!» – сәяхәтләргә багышланган зур федераль мәгърифәти проект. Россиядә генә дә телеканал аудиториясе 37 миллион тамашачы.

Телеканал тәүлек буе мәгълүмати-күңел ачу тапшыруларын тәкъдим итә. Биредә актуаль туристик мәгълүмат, төбәкләрдәге яңалыклар, хәбәрчеләрнең сюжетлары күрсәтелә. Алар арасында иң популяр туристик урыннар белән беррәттән, киң җәмәгатьчелеккә әле әллә ни таныш булмаган истәлекле урыннар турында да материаллар бар.

Телеканал алып баручылары һәм чакырылган белгечләр тамашачыларны туризмның төрле юнәлешләре белән таныштыра, үз илеңне яңача ачарга илһамландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар