Логотип
Яңалыклар

Татар халкы язучы Вакыйф Нуруллин белән хушлашты

Вакыйф Нуруллин 1972 елдан – «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», ә 1985 елдан – «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Татар әдәбияты зур югалту кичерә – күренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллин 90 яшендә вафат булды. 

Язучы белән хушлашу бүген әдип яшәгән йорт янында  – Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 87нче йорт адресы буенча узды. Аны соңгы юлга озатырга каләмдәшләре, мәдәният әһелләре, укучылары һәм якыннары җыелды. Мәрхүм Балык Бистәсе районының Солтан авылында зиратында җирләнде.

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә, бу чор соңрак аның иҗатында да чагылыш таба.

1961 елда, университетның соңгы курсында укыганда, ул «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә эшкә чакырыла. Биредә әдәби хезмәткәрдән башлап проза бүлеге мөдиренә кадәр күтәрелә һәм 1977 елга кадәр эшли. Соңрак Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазыйфасын башкара. 1990нчы еллар башында тулысынча иҗат эшенә күчә, ә 1993–2008 елларда Татарстан Республикасының Милли музеенда әдәбият бүлеген җитәкли.

Язучы – татар һәм рус телләрендә басылып чыккан егермедән артык китап авторы. Аның «Шинельсез солдатлар» повесте киң танылу ала, ә «Күпер чыкканда», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», «Яшьнәп үткән яшьлек», «Һәлакәт» кебек әсәрләре татар прозасының әһәмиятле өлеше булып тора. Әдәбият белгечләре аның иҗатын кеше язмышын тирәнтен ачып бирүе, тормышчанлыгы һәм тел байлыгы белән бәяли.

Вакыйф Нуруллин 1972 елдан – «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», ә 1985 елдан – «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Күренекле язучының якты истәлеге татар әдәбияты тарихында һәм укучылар күңелендә мәңге сакланыр.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар