Тантанада иң элек олимпиаданың Гран-при ияләре игълан ителде. Бу дәрәҗәгә Канаданың Монреаль шәһәре Джон Аббот көллияте студенты Камилә Хәмәдъярова һәм Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин лаек булды.
Бәйгенең лауреатлары дип 15 катнашучы табылды. Алар арасында чит ил студентлары Ләйлә Рәмиева (Төркия), Алсу Дәүләтшина (Азербайҗан), Накамура Мидзуки (Япония), Әмир Вафин (Финляндия), Россия укучылары Юлия Катаргулова (Төмән өлкәсе), Фәнил Абдулганиев (Ульяновск өлкәсе), Алинә Галиева (Чиләбе өлкәсе), Айгөл Вәлива (Яр Чаллы), Энҗе Хамәтова (Әлки районы), Булат Сәфәров (Казан), Алия Закирова (Минзәлә), Заһир Галиуллин (Буа районы), Мария Зяблова (Бөгелмә), Рада Ананичева (Казан) һәм Маргарита Ваһапова (Лаеш районы) бар иде.
Халыкара олимпиадада беренче урынга исә Милена Лукина (Саба районы), Алина Копылова (Арча районы), Юлия Иванова (Кукмара районы), Анна Васильева (Казан), Гөлгенә Мәүләвиева (Тукай районы), Алена Евдокимова (Мамадыш районы), Таһир Зиннәтуллин (Биектау районы), Диләрә Бәдертдинова (Казан), Диләрә Галиева (Казан), Диләрә Җамалетдинова (Казан), Әлфинә Йосыпова (Мамадыш), Алинә Фәттахова (Бөгелмә районы), Ләйсән Алапова (Чувашстан), Айрат Моратов (Пермь крае), Линара Кәримова (Оренбург өлкәсе), Айсылу Юмагулова (Башкортстан Республикасы), Ринат Рәүпов (Санкт-Петербург) һәм Гүзәл Фарсыева (Казан) лаек булды.
Тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/04/23/108769/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк