Логотип
Яңалыклар

​«Татар кызы-2015» һәм «Татар егете-2015» конкурсы

23 март көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Татар кызы-2015» һәм «Татар егете-2015» Казан шәһәре конкурсының финалы була.

Чараны Татарстан башкаласының мәгариф идарәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге оештыра.

Конкурс укучыларны татар халыкының мәдәни байлыкларына җәлеп итү, милли үзаңны үстерү, сәләтле яшьләрне барлау һәм тәрбияви максатлардан үткәрелә.

Бәйгедә югары сыйныф укучылары көч сынаша. Алар татар телен, милли гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын һәм сәнгатен белергә тиеш. Шәһәр турында барысы 7 егет һәм 7 кыз катнаша, диелә Казан мэриясе сайтында.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/03/16/107342/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар