Логотип
Яңалыклар

Татар китабы йортында Татар китабы көне

13 сентябрьдә Татар китабы йортында беренче тапкыр Татар китабы көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге көн татар китабы тарихына һәм татар әдәби мирасына багышлана.

13 сентябрь – татар китабы тарихындагы мөһим даталарның берсе. 226 ел элек, 1800 елның 13 сентябрендә, Россия империясе Сенаты Казанда казна басмаханәсе («Азия типографиясе» буларак билгеле ул) ачарга, анда Коръән һәм башка китапларны бастырып чыгарырга рөхсәт бирә. Бу карар татар телендә китап бастыру тарихында мөһим адым була. Шул уңайдан Татар китабы йорты әлеге датаны яңа традициягә әверелдереп, беренче тапкыр Татар китабы көнен үткәрә.

Бу көнне 13:00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Җыен» фондының «Шәхесләребез» китап кунакханәсе ачылачак. «Китап кунакханәсе» һәркем өчен ачык булачак. Татар китабы йортына килүчеләр «Шәхесләребез» сериясендә басылып чыккан китаплар белән таныша, аларны укый-өйрәнә ала.

Ел дәвамында йортта мәдәният һәм сәнгать әһелләренә багышланган лекцияләр һәм фикер алышулар да үткәреләчәк. Бу очрашулар циклы шул ук көнне башлана: Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин «Шәхесләребез: Шәриф Камал һәм аның билгесез тормышы» дигән лекция укыячак.

«Шәхесләребез» – күренекле татар зыялылары, язучылары, галимнәре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләренең тормышы һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр китаплар сериясе. Проектны 35 елдан артык тарихы булган «Җыен» фонды гамәлгә ашыра. Бүгенге көнгә серия кысаларында 100дән артык китап дөнья күргән.

Фото: Татар китабы йортының социаль челтәрләреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар