Логотип
Яңалыклар

Татар гаиләсенең алтын баганасы

Татарстанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсендә «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» китабын тәкъдим итү чарасы узды. Китап Татарстан китап нәшриятында басылды.

Чараның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә узуы да очраклы түгел. «Гореф-гадәтләр, халкыбызның элек-электән килгән йолалары, традицияләренә нигезләнеп алынган һәм бирелгән тәрбия – көчле тәрбия. Әби-бабай, абый-апа, энекәшләр белән бергә тату түбә астында үскән балалар бик бәхетле, аларда туганлык та, буыннар бәйләнеше дә көчле була», – диде ГХАТ идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.
Татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары аңлатып язылган бу бай хезмәт бик күпләргә кабат үз нәселләрен барларга, балаларын, оныкларын татар рухында тәрбияләргә, туган-тумачалары белән дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк. Җыентык татар һәм рус телләрендә басылып чыгуы белән дә кыйммәтле. Ул – 2020 елда нәшер ителгән шул ук исемдәге китапның «яңа кесә варианты». «Халкыбызның бай мирасы бар. Бу китапка ул кыскартылып, шул ук вакытта мөһим йолаларны күз алдында тотып эшләнде. Китап 1000 данә тираж белән генә чыкты. Шуларның 850 се республика китапханәләренә таратылачак. Тагын 150 се кибет киштәләренә куелачак. Укучыларыбыз күңеленә хуш килер, дип ышанабыз. Шуннан чыгып, өстәмә тираж чыгару мәсьәләсе хәл ителәчәк», – диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Басма галимнәрнең эзләнүләре белән баетылган. Проектның автор-төзүчесе Фәнзилә Җәүһәрова: «Безнең максат – татар гаиләсенең асыл сыйфатын һәм алтын баганасын күрсәтү. Биредә гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында да бәян ителә. Мин үзем күбрәк бала тууга бәйле юнәлешләрне яктырттым. Хәзерге вакытта көндәлек тормыштан төшеп кала барган гореф-гадәтләр турында да бу китаптан укырга мөмкин», – дип, бишек серләрен сөйләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар