Логотип
Яңалыклар

​Татар дин галимнәре елы кысаларында яшьләр арасында фәнни эшләр конкурсы була

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте быел игълан иткән Татар дин галимнәре елы кысаларында уздырыла торган «Татар дини мирасы» фәнни эшләр конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты оештыра.

Конкурс югары сыйныф укучылары, дини белем бирү уку йортлары шәкертләре, дөньяви белем бирә торган урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында үткәрелә. Максаты – яшьләрне татар дин әһелләре мирасына, аларның хезмәтләрен өйрәнүгә җәлеп итү, районнардагы татар дин әһелләре мирасын барлау, яшьләрдә ватанпәрвәрлек, толерантлык кебек сыйфатларны тәрбияләү.

Конкурс ике этапта уздырыла:

- тәкъдим ителгән фәнни эшләрне читтән торып сайлау (01.09.2015- 31.09.2015);
- РИИда көзге каникуллар вакытында икенче сайлап алу туры уздырыла.
Җиңүчеләр декабрьдә Мәүлид бәйрәме көнне игълан ителә.

Шул турында мәгълүмат биргән ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте искәрткәнчә, әлеге конкурска кайбер эшләр алдан билгеләнгән шартлардан тыш та кабул ителергә мөмкин, чөнки кызыксынучылар арасында шактый өлкән яшьтәге кешеләр бар.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/24/112764/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар