«Татар әдәбияты тарихы» – яңартылган басма

«Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында «Татар әдәбияты тарихы»ның яңартылган 1-2 томнарын тәкъдим итү чарасы узды. Анда филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин катнашты. 2014 елда чыккан басмалардан аермалы буларак, бу томнар татар әдәбияты тарихы татар халкының милли рух тарихы буларак эшләнүе белән игътибарга лаек. Галимнәр күп гасырлык рухи ядкарьләрне, бай хәзинәбезне барлау, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, әдәби мирасны дини тәгълимат белән бәйләнештә тикшерү, классик мирасыбызны милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында ачып, бөтендөнья әдәбиятының бер өлеше булуын билгеләү һәм башка халыкларга таныту бурычын куеп эшләгән. «Татар әдәбияты тарихының беренче басмасы да, икенчесе дә татар халкының олы әдәбиятын нәкъ менә дөньяга караш, рухи ныклык буларак ача – бу яктан алар охшаш, методологик яктан берникадәр аермалыклар бар, – дип аңлатма бирә Дания Заһидуллина. – Тарихилык принцибы таралып яшәгән татарларны бербөтен итеп җыярга мөмкинлек бирә», – ди ул.
2008 елда институт шушы күптомлыкны эшләргә карар кабул итә. Марсель Әхмәтҗанов, Мәсгут Гайнетдинов, Нурмөхәммәт Хисамов, Резеда Ганиева, Хатип Миңнегулов кебек галимнәр катнашында шушы эшне бер методологик кысаларга кертеп эшләү зарурлыгы алга килеп баса. Бу хакта институт директоры Ким Миңнуллин җентекләп сөйли. «Җиңел булмады. Аерым темалар буенча икешәр мәкалә урын алган. Ә бу академик басмада кулланылырга тиеш түгел», – ди ул.
Әлфәт Закирҗанов 2020 елларда ул томнарның мәктәпләргә барып җитә алмавын, томнарның икенче басмасын эшләү зарурлыгы тууын әйтә. «Ике басма да кирәкле. Алардан укучылар, студентлар, укытучылар, әдәби җәмәгатьчелек файдалана ала», – дип аңлата ул һәм икенче басманы тулырак, баерак дип бәяли.
Үзгәртелгән басманың төзүчесе, фәнни редакторы Гамирҗан Дәүләтшин эш барышына тукталып, альтернатив карашлы, яңача фикерле галимнәр белән берлектә «Татар әдәбияты тарихы»ның 1-2 томнарының яңа басмасының дөньяга чыгуын хәбәр итә.
Фото: «Татар-информ»
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.