“ТАССР төзелүгә 100 ел" медален булдыру турында законга тәкъдимнәр кабул ителә
Закон проекты буенча медаль белән бүләкләнгән гражданнар пенсиягә чыккач, социаль ярдәм алачак.
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан халкы 13 сентябрьгә кадәр республиканың яңа дәүләт бүләге – “ТАССР төзелүгә – 100 ел” медален булдыруга бәйле закон проектына тәкъдимнәр кертә ала. Документ халык белән фикер алышу өчен “Ачык Татарстан” порталында урнаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” законга үзгәрешләр кертү хакында”гы закон проекты турында сүз бара.
Закон проекты нигезендә, Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклауга һәм арттыруга, шулай ук һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган гражданнарны “ТАССР төзелүгә – 100 ел” медале белән бүләкләү тәкъдим ителә.
“Закон проекты яңа дәүләт бүләген тагып йөрү кагыйдәләрен билгели: күкрәкнең сул ягында, ә гражданинның башка орден-медальләре булса, “Ана даны – Материнская слава” медаленнән соң куелырга тиеш”, – диделәр матбугат хезмәтендә.
Әлеге медаль белән бүләкләнгән гражданинга пенсиягә чыккач, социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.
- 2020 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 тулачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.