Логотип
Яңалыклар

«ТӘРТИП» радиосының өр-яңа җиңүе!!!

10 яшьлеккә – 10 яшьлектән бүләк!

«Тәртип»ле концертларыннан алган рәхәт кичерешләрдән айнып та өлгермәдек, «Тәртип» янә шатлыклы хәбәр җиткерә!

Бүген, татар телендә сөйләүче радиолар арасында ел да үткәрелеп килүче республикакүләм пляж волейболының 10 нчы турниры узды.

Үзе дә 10 яшьлеген бәйрәм итүче Тәртип радиосы – 1 нче урынны яулады!

2 нче урында – «Татарстан» радиосы,
3 нче урында – «Болгар» радиосы,
4 нче урында – «Татар радиосы» командасы!

Әлеге дуслык турнирының шарты бик кызык. Күчмә кубок кемдә кала, шул киләсе ел турнирын оештыра! Димәк, киләсе ел «ТӘРТИП»неке булачак! Алар өчен бу яңалык түгел, чөнки 10 ел эчендә ике җиңү яулап, ике турнир оештырып караган команда!

«ТӘРТИП»нең командасы быел яшьләр энергиясе белән дөрләп торды! Алар арасында «КАЛЕБ» тапшыруын алып баручы Миләүшә Ризванова, «ТӘРТИПле КАЛЕБ» концертында катнашучы яшь артистларыбыз, радиобыз дуслары –  Мөнир Мәрданов, Дәниф Сафиуллин, Ильяс Исмәгыйлев иделәр! Яшьләр арасында «РИВАЯТЬ» тапшыруының алып баручысы Руслан Габитов үзенең тәҗрибәсе, сыйфатлы уены белән җиңүгә шулай ук зур өлеш кертте!

Билгеле сәбәпләр белән үзләре быел тамашачы булган Илнур Фәйзрахманов һәм Илфак Хафизов көч-куәт биреп рухландырып торучыларыбыз булды.
Ә инде җитәкчебез Ризәлә Котдүс кызы Исмәгыйлева, безнең барыбызны да бергә җыйнап, һәрвакыттагыча ягымлы, сабыр, көчле рухы белән саклап та торды, җитәкләп тә барды!

Ярыш кызу, дәртле, күңелле барды! Һәрбер уен арытса арытты, ләкин җиңүгә этәрде! 

Быелгы уенны тиешле дәрәҗәдә оештыручы «Татарстан» радиосы командасына рәхмәт! Хөкемдарлары да ТР Волейбол федерациясеннән килгән чын професионаллар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар