Логотип
Яңалыклар

Тарихи мизгел: татар гүзәлләре Европа подиумында

«Мисс Европа – 2026» финалы (6 февраль) – татар халкы өчен зур горурлык мизгеле. Светлана Ганиева һәм Роза Гадиева мисалында без бүгенге татар хатын-кызының нинди көчле, зәвыклы һәм дөньяга ачык булуын күрәбез.

2026 елның 26 гыйнвары татар дөньясы өчен аеруча истәлекле көн булачак. Татар мәдәниятен, зәвыгын һәм көчле рухын дөньякүләм дәрәҗәдә танытачак ике ханым – Светлана Ганиева һәм Роза Гадиева Ливанның йөрәге саналган Бәйрут шәһәренә юл тотуын хәбәр иткән идек. Аларның бу сәфәре – шәхси уңыш кына түгел, ә татар хатын-кызының заманча йөзен күрсәткән зур вакыйга.

Светлана Ганиева: матурлык һәм эчке гармония берлеге

«Мисс Европа-2026» титулына дәгъва кылучы Светлана Ганиева бүгенге көндә күпләрнең игътибар үзәгендә. Аның матурлыгы тышкы кыяфәттә генә түгел, ә эчке дөньясында, тәрбиясендә, фикерләү тирәнлегендә дә чагыла.
Профессиональ йога укытучысы буларак, Светлана конкурска әзерлекне комплекслы алып барды: физик форма, рухи баланс, сәхнәдә үз-үзеңне тоту культурасы. Дефиле дәресләре, хәрәкәтнең һәр детален камилләштерү, инглиз телен камил дәрәҗәгә җиткерү – барысы да аның максатчанлыгын раслый. Танылган стилистлар белән хезмәттәшлек итү исә Светлананың образын тагын да кабатланмас итте.

Роза Гадиева: җиңүдән – яңа миссиягә

Светлананың бу мөһим юлдашларының берсе – Роза Гадиева, «Мисс Европа» бәйгесенең 100 еллык тарихында җиңү яулаган беренче татар кызы. Бүген Роза – халыкара дәрәҗәдә танылган шәхес, дөньякүләм конкурсларның рәсми судьясы, интернациональ директор һәм абруйлы жюри әгъзасы.

– Бу бәйгедә жюри әгъзасы булу – минем өчен зур җаваплылык һәм горурлык, – ди Роза. – Яңа йолдызларны күрү, аларга юл күрсәтү – минем бүгенге миссиям. Ә Светланага аеруча ышанам.

Быелгы конкурс тагын бер сюрприз белән истә калачак: Роза Гадиева «Мисс Европа-2026» тантанасын үзенең инглиз телендәге яңа «Queen» («Королева») җыры белән ачачак. Бу чыгыш – матурлык, көч һәм үз-үзеңә ышаныч гимны буларак яңгыраячак.

Өмет һәм горурлык

Алда торган «Мисс Европа-2026» финалы (6 февраль) – татар халкы өчен зур горурлык мизгеле. Светлана Ганиева һәм Роза Гадиева мисалында без бүгенге татар хатын-кызының нинди көчле, зәвыклы һәм дөньяга ачык булуын күрәбез.
Бәйрут, әзер бул: син татар рухын, татар гүзәллеген һәм чын королеваларны каршы алачаксың.

«Сөембикә» журналы укучылары исә бу вакыйганы дулкынлану һәм горурлык белән күзәтәчәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар