Логотип
Яңалыклар

«Талантлар Университеты» Җәйге мәктәп ача

Республикабызда талантлы яшьләрне ачыклау, аларны үстерү эшенә торган саен ныграк игътибар итәләр. Бу уңайдан хәтта махсус программа да кабул ителгән. «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә» дип атала ул. Шуш программа нигезендә, менә инде өченче ел рәттән яшь талантларны ачыклап, аларның сәләтләрен алга таба да үстерү, аларга киләчәктә юллар ачу өчен «Талантларны ачу» дип аталган Җәйге Яшьләр Мәктәбе эшләп килә. Аның быелгысы 21-28 августта, Чаллы шәһәрендә узачак. Бу Мәктәптә сайлап алу турларында җиңү яулаган 400 ләп яшь талант катнаша. Аларга 12-20 яшь. Болар – яшь конструкторлар, бизнес белән кызыксынучылар, кызыклы һәм мавыктыргыч мәкаләләр язучылар, бөтенесен үз авызына гына карату сәләтенә ия менә дигән ораторлар. Әгәр дә дә кызыклы идеяләрегез булса, җәмгыятьне үзгәртергә теләсәгез, киләсе елда Сез дә бу проектта катнаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар