Логотип
Яңалыклар

Таксист... кул күтәргән

Казанда таксист ике баласы булган хатынны кайнап ташлый.

 

Казанда таксист ике баласы булган хатынны кыйный. Мондый кансызлыкның сәбәбе – чакыртылган таксига хатын үзе белән ике балалар креслосы да күтәреп чыга. «Балалар тарифы»н кыйммәтсенеп, ул ике кресло алган була. Машина йөртүчегә мондый экономия ошамый, юлда барганда гаиләне машинадан куа башлый. Ике кечкенә бала алдында аларның әнисенә ямьсез сүзләр әйтә. Ул да булмый, хатынны машинадан төртеп төшерә дә, аңа сугып җибәрә. Бәйдән ычкынган ирне узып барган автомобилистлар гына туктата, алар бу кыргыйлыкны күреп, шундук полиция чакырта. 

Хәзер зыян күргән хатын-кыз, судка мөрәҗәгать итеп, агрессив таксистны җаваплылыкка тартыр өчен тиешле документларны җыя.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар