Мөхәммәд тау янына үзе килмәсә, тау Мөхәммәд янына үзе бара хәзер. Менә без, журналистлар да, абунәчеләребезне арттыру максатыннан төрле оешмаларга десант төшергәлибез.
21 декабрь көнне Республика клиник хастаханәсенә килүчеләр дә, нинди бәйрәмгә эләктек соң, дип, гаҗәпкә калганнардыр. Фойеда тезелеп киткән өстәлләрдә – «Татмедиа» җәмгыяте нәшир иткән газета-журналлар, фойе түренә вакытлыча ясалган сәхнәдә – җыр-моң... Бу – безнең, журналистларның, чираттагы десанты иде. Максат бит кешеләрне яздыру гына да түгел, иң элек үзебезнең эш турында, чыгарган продукциябез турында сөйләү, таныштыру һәм танышу да. Мондый чаралар кирәк ул. Иң беренче чиратта араларны якынайту, бер-беребезне яхшырак аңлау өчен кирәк. Бу десант оешмаларның үзләре өчен дә файдалы. Хәзер интернет заманы, бөтен кирәген шуннан гына беләбез, дисәң дә, газета-журналлардагы мәгълүмат чүбеннән сөзеп, анализлап бирелә бит ул. Аннары, Яңа елга бер-береңә бүләк бирешү гадәте бар. Әйтик, менә безнең «Сөембикә» журналы әниеңә яки туганыңа начар бүләкмени? Бүләк эзләп йөрисе дә түгел, үзе сиңа килгән. Оешмада эшләп ялга киткән ветераннарны яздырсаң, ярты елга җитәрлек позитив бүләк иткән булып чыгасың.
Республика клиник хастаханәсендә эшләүчеләр моның шулай икәнен күптән белә инде. Чөнки беренче генә очрашуыбыз түгел бу. Рәхмәт клиниканың баш табибына, бүлек мөдирләре, табиблар, санитаркаларга – безнең «Сөембикә» журналына гына да ул көнне утыздан артык кеше язылды. Ярты ел дәвамында утыз гаилә «Сөембикә» дулкынында – гаилә җылысы, ана назы, хатын-кыз ягымлылыгы, уңыш сере, балалар шатлыгы, яңа пешкән ризык тәменә өретелеп яшәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк