Логотип
Яңалыклар

Сәйдәшев һәйкәле янында концерт ел саен булачак

26 майның җылы кичендә Казанның Салих Сәйдәшев һәйкәле каршында татар классик музыкасына нигез салучы күренекле композиторга багышланган «Халык мәхәббәте лауреаты» музыка сәнгате бәйрәме узды.




Татарстандагы оркестрлар, театрлар артистлары, хореографик коллективлар, танылган җырчылар, сәнгать уку йортлары студентлары катнашында үткән концерт Салих Сәйдәшев һәйкәле янында урамда икенче ел рәттән оештырыла. Бу иҗади проектның авторы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Лима Кустабаева сүзләренчә, бөек шәхес исемен данлаган, иҗатын таныткан концертны ел саен үткәрү һәм географиясен киңәйтү дә ниятләнелә. «Концертта профессиональ башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнаша, чыгыш ясарга теләүчеләр бик күп. Узган ел концерт өч сәгать барды, быел да төнгә кадәр дәвам итәр иде, программаны утыздан артык чыгыш белән чикләдек. Үткән ел гел Салих Сәйдәшев әсәрләре генә яңгыраган иде, быел Татарстанның башка талантлы композиторларының иҗатына да урын бирдек», - ди Лима Кустабаева.



Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев концертта быел да теләп катнашты. «Сәйдәшев ул безнең музыка сәнгатенә нигез ташы салган композитор, сәхнәгә чыгып аның әсәрләрен башкарганда үзеңне кеше итеп тоясың, чөнки бүгенге сәнгать мәйданы зәвыксыз, мәгънәсез заманча эстрада баткаклыгына батты. Күңелгә үтеп керерлек җырлар, көйләрне такмаклар алмаштырды. Шундый чакта Сәйдәшев, Яхин, Җиһанов, Мозаффаров, Еникиевләрнең иҗаты безгә сулыш кебек кирәк. Мондый концертның урамда үткәрелүе яхшы – халык күрсен-ишетсен, яшьләр туктап тыңласын, Казан үзәгендә Салих Сәйдәшев һәйкәле басып торуына игътибар итсен, аның иҗатын белсен. Казанда әле Яхин, Җиһановка да һәйкәлләр куярга кирәк, алар халкыбызның рухи сәламәтлеге сагында тора», - дип фикерләрен җиткерде Георгий Ибушев.



Казанда Салих Сәйдәшевкә һәйкәл ачылуына быел 10 ел тулды. Концертны тамаша кылырга композиторның оныгы Валерий Сәйдәшев куанып килгән. «Салих Сәйдәшев иҗатына яшь буында мәхәббәт тәрбияләүче бу концертны оештыручыларга рәхмәт. Казан федераль университеты бинасы янында корып куелган сәхнәдә дә, тамашачылар арасында да яшьләр шактый», - дип күзәтә Валерий Сәйдәшев.



Концертта Г.Камал театры труппасының яшь артистлары К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән музыкаль күренеш тәкъдим итте. Салих Сәйдәшев көйләре белән бизәлгән бу спектакльдә Ришат Әхмәдуллин инде өченче сезон төп рольне - Булатны уйный. «Булат роле минем диплом эшем булды, шуңа күрә театрда аны миңа уйнарга тапшыргач куандым гына, рольне тоярга Салих Сәйдәшев музыкасы да нык ярдәм итте. Композиторның әсәрләре белән шулай якыннан танышу һәм таныштыру өчен бүгенгедәй матур җылы кичтә концертлар кую һәм карау үзе бер рәхәт», - ди Ришат Әхмәдуллин.



Концертта Казанның «Сәйдәш» Мәдәният үзәге, КФУ, Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ансамбльләре, «La Primavera», «Казан нуры» оркестрлары, «Сәйдәш» үзәгенең «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры,  Татарстанның халык артистлары Рафаэль Сәхабиев, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова, Рөстәм Маликов, «Зөләйлә» триосы һәм башка артистлар чыгыш ясады.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар