Логотип
Яңалыклар

Сәйдә Мөхәммәтҗанова «көмеш»ле булды.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Орел шәһәрендә «Дельфийские игры» ярышларында «көмеш»ле булды. Ярышларда 14 яшьлек җырчы кыз Татарстан данын яклады.

Сәйдә «Соло милли җыр» номинациясендә чыгыш ясаган. Беренче турда кыз татар телендә «Күгәрчен», «Дала», «Кошлар» җырларын башкарган. Шулай итеп, Сәйдә икенче турга узган. Икенче көнне яшь җырчы жюри хөкеменә Г.  Тукайның «Бишек җыры»н һәм «Голос. Дети» проектында башкарган «Су буйлап» җырын тәкъдим иткән. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Сәйдә көмеш медаль алган.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/06/109111/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар